31 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә «УчимЗнаем»-Кайгыртучан мәктәп-2024 халыкара VI Бөтенроссия конференциясе узачак. Фәнни-гамәли чара «Госпиталь педагогикасы. Медицина оешмаларында һәм өйдә озак дәваланучы балаларны укытуның иң яхшы практикалары» исеме астында уза.
Конференция Россиянең "УчимЗнаем" госпиталь мәктәпләре проектының 10 еллыгына багышланган. Анда семинарлар һәм практик юнәлешле мастер-класслар узачак, экспертлар докладлар белән чыгыш ясаячак. Чараның икенче көнендә студентлар һәм аспирантларның фәнни-тикшеренү проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Чараны Россиянең «УчимЗнаем» госпиталь мәктәпләре проекты белән берлектә Баланы үстерү, сәламәтлек һәм җайлаштыру институты үткәрә. Конференция турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.