РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомство буйсынуындагы белем бирү учреждениеләренә 2025/26 уку елында Бердәм дәүләт имтиханының минималь балл күләмен билгели торган боерык проектын әзерләде. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Аерым алганда, рус теле, математика, әдәбият, география буенча БДИда ким дигәндә 40 балл җыярга кирәк, физика, биология, химия буенча 39 балл җитә. Җәмгыять белеме буенча минималь бусага 45 балл дәрәҗәсендә билгеләнгән, тарих - 36, информатика - 44, чит тел - 30. Агымдагы уку елы белән чагыштырганда баллар математика (39 дан 40 ка кадәр) һәм тарих (35 тән 36 га кадәр) буенча гына арттырылган.