PowerSafe халыкара онлайн-ярышы 15-25 ноябрьдә узачак. Хакатонда компьютер фәннәрен өйрәнүче, машина белән укытуда һәм ясалма интеллектның башка өлкәләрен ыйрәнүче студентлардан торган 4 кешелек командалар катнаша ала. Теркәлү 14 ноябрьгә кадәр ачык.
PowerSafe хакатонында катнашучыларга, “болыт нокталары “ нигезендә электр тапшыру линияләренең сак зоналарында агачларны һәм куакларны табарга сәләтле компьютер күрүе алгоритмын эшләргә кирәк булачак. Катнашучылар тарафыннан эшләнгән сервис электр линияләренең арадаш һәм анкер терәкләрен, шулай ук токлы үткәргечләрне танырга тиеш.
Хакатон җиңүчеләрен Иннополис Университетының Ясалма интеллект институтына түләүле стажировкага чакырачаклар.
Теркәлү: aistudy.innopolis.university/powersafe