КФУның Алабуга институтында ДХР укучылары өчен «Университет сменалары» старт алды

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Донецк Халык Республикасыннан 78 өлкән сыйныф укучысы «Университет сменалары» проекты кысаларында үткәрелә торган лагерь сменасында катнашачак.

Алабугада ДХР укучылары 10 көн торачак. Шул вакыт эчендә алар КФУның Алабуга институтына экскурсиягә барачаклар, югары уку йортының музей комплексын караячаклар, К.А.Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йортында, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концертында булачаклар, спорт чараларында катнашачаклар, шәһәр һәм Татарстан традицияләре белән танышачаклар.

КФУның Алабуга институты яңа кушылган территорияләрдән балаларны дүртенче тапкыр кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International