Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен "Фән.Геройлар территориясе” фәнни-популяр конкурсының бишенче сезоны старт алды. Чара Россиянең илкүләм проектлары ярдәмендә үткәрелә һәм «Наука побеждать» инициативасына керә.
Конкурста катнашу өчен герои.наука.рф платформасында теркәлергә мөмкин. Анда фәнни казанышлар һәм Россия тикшеренүчеләренең ачышлары турында мәкаләләр һәм видеоэкскурсияләр урнаштырылган. Конкурсантлар махсус биремнәрне үти һәм тематик квизлар һәм квестлар узачак, шулай ук партнерларның сорауларына җавап бирәчәк.
Ярышта 10 яшьтән 22 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала. Конкурс биш этапта узачак.
Конкурсның беренче этабы 31 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр, икенчесе - 21 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр, өченчесе - 12 декабрьдән 18 декабрьгә кадәрүтәчәк. 21 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр ярымфинал узачак.
Финал Россия фәне көнендә, 2025 елның 8 февралендә «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты буенча төзелгән Н.Э. Бауман исемендәге МГТУның яңа кампусы базасында узачак. Конкурсның өч җиңүчесе илнең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләрендә стажировкалар узачак һәм Россиянең иң эре югары уку йортларыннан берсе - Бауман исемендәге МГТУ кергәндә өстәмә баллар алачак.