7-10 ноябрьдә Казанда төрки телләрне компьютер белән эшкәртү буенча ХII Халыкара TurkLang-2024 конференциясе узачак. Казанда әлеге конференция өченче тапкыр уздырыла.
Конференция программасы нигезендә, 7 ноябрьдә «Сәнгать интеллекты: торышы һәм перспективалары» дигән түгәрәк өстәл узачак, 9 ноябрьгә кадәр 10 тематик секция узачак, 76 доклад тәкъдим ителәчәк. 10 ноябрьдә халыкара очрашуда катнашучылар өчен Бөек Болгарга экскурсия планлаштырыла.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин һәм башкаларның чыгышлары көтелә.
Халыкара конференцияне оештыручылар - ТР Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты, Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты (Астана, Казахстан) һәм Истанбул техник университеты (Төркия).