"Өйрәнәбез, үсәбез, бергә хыялланабыз!" - "Россия бөркетләре" башлангыч сыйныфларында белем алучыларның социаль активлыгын үстерү программасы шундый девиз астында гамәлгә ашырыла. Ул РФнең 89 төбәгеннән 200 меңнән артык башлангыч мәктәпне берләштерә, ә бу 5 миллионнан артык укучы һәм аларның 185 меңнән артык укытучылар. Бу хакта Росдетцентр матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программа 2021 елда «Мәгариф» илкүләм проектын «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы инициативасы белән төзелде.
Росдетцентр директоры Александр Кудряшов билгеләп үткәнчә, "Россия бөркетләре " программасы балаларны да, өлкәннәрне дә берләштерә. Педагоглар өчен проектта катнашу хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашу һәм һөнәри үсеш мөмкинлеге бирә.
Проектта башлангыч мәктәп укучылары бөтен сыйныфлары белән катнаша. Моның өчен сыйныф җитәкчесенә "Орляты России" сайтында теркәлергә кирәк.