Россиядә "Гаилә тарихы - ил тарихы" акциясе старт ала

2024 елның 1 ноябре, җомга

РФ балалар бакчаларында “Гаилә тарихы - ил тарихы” Бөтенроссия акциясе старт ала. Ул Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм аларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) тарихи белем бирү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз иле тарихы белән кызыксыну тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Акциядә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары катнаша. Акция 2024 елның декабреннән 2025 елның мартына кадәр ике модульдә – белем бирү һәм иҗат өлкәсендә уздырыла.

Белем бирү модуле кысаларында балалар бакчаларында «Без Россиядә яшибез» дигән тематик атналык узачак. Балаларга илнең мәдәни һәм милли күптөрлелеге турында сөйлиячәкләр.

Тематик модуль кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар ата-аналары, туганнары , әбиләре һәм бабалары белән бергә ил тарихы фактлары белән бәйле булган гаилә тормышындагы мөһим вакыйгалар турында рәсемнәр, фотосурәтләр, аппликацияләр ясыйлар.

Акция нәтиҗәләрен апрель - 2025 елның май дәвамында ясаячаклар. Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 2025 елның июнендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International