Казанда мөселман мәгариф оешмалары укытучыларының Бөтенроссия форумы узды

2024 елның 1 ноябре, җомга

30-31 октябрьдә Казанда «Россия мөселманнарының гражданлык тәңгәллеге нигезе буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр» темасына XIII Бөтенроссия мөселман белем бирү оешмалары укытучылары Форумы узды. Чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәмендә уздырылды. Мөселман мәгарифенең актуаль мәсьәләләренә багышланган форумда югары белем бирү оешмалары, мәдрәсәләр һәм мәчетләр каршындагы курсларның мөгаллимнәре катнашты.

Форумның югары уку йортлары, мәдрәсәләр вәкилләре катнашында уздырылган пленар утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекнең аерым юнәлешләре – туган телдә белем бирү һәм тәрбия бирү оешмалары өчен шартлар тудыру, шул исәптән «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплекслары челтәре эшчәнлеге, туган (татар) теле һәм әдәбияты буенча эш программалары һәм УМКлар эшләү, педагоглар өчен һөнәри конкурслар үткәрү, республика тәҗрибәсен бу юнәлештә бөтенроссия дәрәҗәсендә гомумиләштерү турында сөйләде. Шулай ук мәктәпләрдә «Тарих» һәм «Җәмгыять белеме» фәннәрен укытудагы 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк үзгәрешләр, атап әйткәндә, «Тарих» предметын укытуга сәгатьләр саны арту, «Безнең төбәк тарихы» уку курсы кертелү, Министрлыкның Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә «Безнең төбәк тарихы» уку курсыннан 5-7 сыйныфлар өчен дәреслекләр әзерләве турында мәгълүмат җиткерде.

Мәчет каршындагы курсларның эш тәҗрибәләрен уртаклашуга юнәлдерелгән утырышта милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International