Татарстанда “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруның йомгаклау күрсәткечләре - төбәк һәм федераль бюджетлар акчаларына төзелгән яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары.
Шулай ук «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә агымдагы елда яшьләр үзәкләре ремонтланды, ә мәгариф оешмалары дәресләр өчен гомуми суммасы - 3,7 млрд сум булган (федераль бюджеттан 3 млрд сум, ә калган акчалар ТР бюджетыннан) заманча җиһазлар алды.
Яңа объектлары арасында җиде мәктәп бар: Казанда өчәү һәм Чаллыда берәр, шулай ук Усад, Көек, Биектау торак пунктларында. Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә 72 «Точка роста» үзәге төзелде һәм эшли, алар гомуми һәм өстәмә белем бирү программасын мәктәп укучылары тарафыннан үзләштерү өчен заманча җиһазландырылган.
Мәскәү районының 64нче мәктәбе, Казанның 174 нче гимназиясе базасында «Кванториум» балалар технопаркы төзелде, ә «Чаллы политехника техникумы» базасында «IT-куб» үзәге төзелде. Мәктәп технопаркларында гамәли физика, химия, биология, менталь арифметика түгәрәкләре эшли.