1 ноябрь көнне Халыкара иншалар конкурсы старт алды. Анда 5-11 нче сыйныф укучылары, көллият һәм техникум студентлары, шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының, Беларусь Республикасының һәм элеккеге СССР территориясендә урнашкан башка илләрнең мәктәпләрендә укучылар катнаша ала.
Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра.
Проект Бөек Ватан сугышы чорында СССРның тыныч халкының фаҗигасе турында үсеп килүче буынга тарихи хәтерне саклап калу һәм тапшыру максатларында гамәлгә ашырыла.
Чара дүрт этапта уздырыла. Беренче (мәктәп) этабы 2025 елның 19 гыйнварына кадәр узачак. Конкурсантлар үз эшләрендә СССРның тыныч халкының фаҗигасе, Бөек Ватан сугышы елларында нацистларның һәм аларның булышчыларының хәрби җинаятьләре корбаннары турында сөйләячәкләр.
Чарада чит ил катнашучылары өчен РФ территориясендә дә, башка дәүләтләр территориясендә дә булган фаҗигале вакыйгаларны тасвирлау мөмкинлеге каралган.
Конкурс йомгаклары буенча иншалар җыентыгы чыгарылачак. Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар остаз-укытучылары белән бергә бүләкләү тантанасына чакырылачак.