2024 елның 30 октябрендә Әгерҗе районының Кадыбаш урта мәктәбе базасында инженерлык сыйныфларында белем бирү эшчәнлеген оештыруның төп алымнары буенча семинар узды.
Семинар эшендә Казан шәһәренең Инженерлык үзәге директоры Венера Хәйруллина, Казанда 187 нче күппрофильле лицей директоры Гөлнара Галиева, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Равия Лутошкина, Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Равил Бәдаһшин, Әгерҗе, Зәй, Менделеевск, Мамадыш, Минзәлә, Актаныш, Тукай районнары мәгариф бүлекләре,” Үсеш ноктасы” мәктәп-үзәкләренең директорлары һәм методистлары катнашты.
Әгерҗе муниципаль районында «Хәзерге заман мәктәбе» федераль проектының «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 2019 елдан авыл җирлегендә һәм кечкенә шәһәрләрдә урнашкан 12 мәктәптә «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзелде.