Татарстан мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын ремонтлау программасын төгәлләде

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Бу атнада Татарстан мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен ремонтлау буенча республика программасын тулысынча үтәде. Соңгысы итеп Менделеевск районындагы балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, дип сөйләде Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Дамир Шәйдуллин.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Шәйдуллин сүзләренә караганда, быел Татарстанның мәгариф өлкәсендә өч федераль һәм дүрт республика программасы гамәлгә ашырылган. Барлык 185 объектта да эш тәмамланган, аларда эшләр 5 млрд сумнан артыкка төшткән Бу 51 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы, 94 азык-төлек блогы, урта махсус учреждениеләрнең 15 тулай торагы һәм дүрт ресурс үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International