2024 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшел Үзән районы Осиноводагы В.В.Карпов исемендәге лицейда Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова рәислегендә гомуми белем бирү системасының актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә эшендә мәгариф бүлекләре башлакларының (идарәләренең) укыту-методик эш буенча урынбасарлары катнашты.
Гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева, 2025 елда һөнәри осталык конкурсларын уздыру мәсьәләләренә, шулай ук укучыларны Бөтенроссия олимпиадасының төрле этапларына әзерләү мәсьәләләренә җентекләп тукталды.
2019-2024 елларда төзелгән "Точка роста" мәгариф үзәкләре эшчәнлеге күрсәткечләре үтәлешен мониторинглауга йомгак ясалды. Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы Раиса Афанасьева, Татарстан Республикасында «Уңыш» профильле әзерләү һәм укыту концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль берәмлек системасында кластер алымы турында сөйләде.
Казанның 41нче мәктәбе директоры Александр Михеев Татарстан Республикасында башка регионнардан мигрантлар һәм балалар белән өзлексез эш системасын оештыру мәсьәләләрен карады, шулай ук рус телен чит тел буларак укытуны оештыру-методик тәэмин итү проблемаларына җентекләп тукталды.