Дәүләт инициативаларына ярдәм итү агентлыгы һәм «Единыйурок.рф» инновацион мәйданчыгы “Педагогик лига” проекты эгидасы астында һөнәри осталык конкурслары комплексын үткәрә. Конкурста инглиз теле, информатика, химия, физика, география, биология, математика, рус теле һәм әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме һәм башка дисциплиналар укытучылары катнаша ала. Шулай ук педагогик һәм психологик эшчәнлекнең һәм мәгариф идарәсенең аерым аспектлары буенча махсус конкурслар оештырылды. Аерым алганда, сыйныф җитәкчеләре һәм кураторлары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, психологлар һәм социаль педагоглар, дефектологлар, логопедлар һәм башка белгечләр өчен конкурслар.
Конкурслар барлык катнашырга теләүчеләр өчен түләүсез уздырыла. Чаралар турында җентекле мәгълүмат белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Единыйурок.рф» федераль инновацион мәйданчыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.