Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә «Мәктәп бизнес-старты» республика проекты кысаларында өч көнлек бизнес-семинарлар оештырдылар. «Бизнес - проектлау» проектының икенче этабында республиканың эре шәһәрләреннән һәм ерак районнарыннан 600 укучы катнашты. Чараның максаты - мәктәп укучыларында практик күнекмәләрне үстерү, шулай ук заманча базар шартларында гамәлгә ашырылырга мөмкин булган стартаплар өчен идеяләр формалаштыруда ярдәм итү.
Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, семинарлар үткәрү өчен төп урыннар итеп Казан, Алабуга һәм Бөгелмә, шулай ук “Идел” яшьләр үзәге сайланган. Барлыгы практик турда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Питрәч, Алабуга, Менделеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Зәй, Кукмара, Кайбыч, Тәтеш, Спас, Чистай, Минзәлә, Әлки һәм Буа районнарыннан 60 мәктәп катнашты.
2025 елда «Мәктәп бизнес-старты» проекты үз эшен бизнес-кейслар чемпионаты форматында дәвам итәчәк. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слетын 2025 елның язында уздыру планлаштырыла. Барлык укыту процессының нәтиҗәсе җиңүче командаларны бүләкләү булачак. Төп бүләк - Мәскәүгә бару.