ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Ш. Мәрҗани урамындагы 12 нче мәктәбендә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм уку йорты директоры Розалия Козловская озатып йөрде.
Мәктәп өч бинадан тора. Төп корпус 1936 елда ук төзелгән, башлангыч мәктәп бинасы - 2012 елда, спорт блогы - 2015 елда. 1998 елда биредә этномәдәни компонентлы беренче сыйныфлар булдырылган. Хәзерге вакытта мәгариф учреждениесендә төрле милләттәге 777 укучы белем ала. Балалар белән 49 укытучы эшли. Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын, актлар залын һәм спорт блогын карады, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ачык дәрестә булды.
Рөстәм Миңнехановка балаларны тукландыруны оештыру турында сөйләделәр. Мәктәпнең 2 уку корпусы бар, аларның һәрберсендә үз ашханәсе эшли. Быел башлангыч сыйныф ашханәсен яңартканнар. Шулай ук, ТР Рәисенә соңгы 5 елда 12 нче мәктәпнең аеруча әһәмиятле казанышлары турында сөйләделәр.