Бүген Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдән 60 бала Яр Чаллыда урнашкан "Саулык" сәламәтләндерү лагерена китте. Смена 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Әлмәттә хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә даими ярдәм күрсәтелә, соңгыларының берсе - 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен юлламалар бирү. Икенче смена 2 декабрьдә башлана.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(8553) 45-49-46 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2 сентябрьдән РФ Оборона министрлыгы белән Татарстанда килешү төзегән кешеләр 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин. Түләүләр күләме арту республикада акчалата түләүләрнең артуы белән бәйле. Контракт (1 нче разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт ур., 1/40; тел. (843) 221-44-52. 8 (800) 222-59-00 номеры буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.