Массакүләм мәгълүмат чараларының «Классная работа» ХI Республика конкурсы игълан ителә

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртуга журналистика эшләре «Классная работа!» XI Республика конкурсы башлануы турында игълан итә. Конкурс, гадәттәгечә, Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән системасын үстерү һәм модернизацияләү процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатында уздырыла. Бу исә мөгаллим хезмәтенә уңай караш формалаштыруга һәм педагог һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итә. Катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.

Конкурста катнашуның төп шартлары - ТР мәгарифен һәм фәнен үстерү юнәлешләрен кызыклы һәм объектив яктырту, шулай ук конкурс материалларына куела торган таләпләргә туры килү. Конкурс жюри составына мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, медиакоммуникацияләр һәм иҗтимагый элемтәләр өлкәсендәге белгечләр керә. Конкурска бирелә торган материаллар 2024 елның 1 гыйнварыннан 28 декабренә кадәр басылып чыгарга яисә эфирда булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International