«Татарстанның ел студенты» премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү бер атнага озайтылды. Портфолионы 15 ноябрьгә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин. Быел җиңүчеләрне 20 номинациядә билгелиләр. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтүенчә, Гран-при иясе дөньяның теләсә кайсы вузында белем алу мөмкинлеген алачак. Гаризалар сылтама буенча кабул ителә.