Узган ялларда Уфада Идел буе федераль округының студентлар отрядларының “Берләшергә һәм үсәргә вакыт” дигән слет узды. Чарада Россия студентлар отрядларының 1 меңләп активисты, хәрәкәт вәкилләре, партнерлар һәм эш бирүчеләр катнашты.
Слётта ПФО студент отрядларының иң яхшы отряды һәм иң яхшы штабы конкурсына йомгак ясадылар. Өченче урынга «Тесла» студентлар отрядлары штабы һәм Казан энергетика университетыннан «Исида» төзелеш отряды ия булды. ТР студентлары студентлар отрядлары эшчәнлегенең җиде юнәлеше буенча һөнәри осталык конкурсларында һәм хәрәкәтнең медиа җитәкчеләре арасында ярышларда катнашты. Матбугат хезмәтләре арасында КДВМАдан Дарья Зарвигорова һәм КазГИКтан Диана Шакирова абсолют җиңүче булды. Шулай ук Татарстан егетләре “ветеринария” юнәлешендә икенче урын , вожатыйлар, медиклар һәм механизаторлар арасында өченче урынны алып кайттылар.