«Безнең буын» балалар авторлык җыры халыкара конкурсының финалы Казанда узачак

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Казан теннис академиясендә 16 ноябрьдә "Безнең буын" балалар авторлык җырының халыкара телевизион конкурсы финалы узачак. Анда 15 ил вәкиле катнашачак. Телетрансляция тамашачылары проект сайтында ошаган җыр өчен тавыш бирә алачак. Россияне конкурста Казан триосы тәкъдим итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

"Безнең буын" халыкара конкурсы финалында Россия, Кытай, Бразилия, Уганда, Кения, Мадагаскар, Мисыр, Монголия, Нигерия, Әрмәнстан, Белоруссия, Һиндстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Эфиопиядән 9 дан 16 яшькә кадәр катнашучылар чыгыш ясаячак. Россияне Казанның "Ежевик" фолк-проекты "Хлебные косы" җыры белән тәкъдим итәчәк.

Тавыш бирү 15 ноябрьдә сайтта төш вакытында ачылачак

Конкурсны Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәмендә "Заманча сәнгать академиясе" иҗади үсеш үзәге үткәрә. Чараның стратегик партнеры булып гомумроссия "Беренчеләр хәрәкәте" тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International