2024 ел йомгаклары: Түбән Кама районында җәйге ял программасы буенча 10 меңнән артык бала ял иткән

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

2024 елда Түбән Кама муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм аларны савыктыру программасын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 81 миллион 360 мең 200 сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, ятим һәм инвалид балаларны да кертеп, 10 251 балага ял итәргә мөмкинлек биргән. Финанслау күләме 821 мең 800 сумга җиткән, ә план үтәлеше күрсәткече 94 % тәшкил итә. Калган юлламалар кышкы чорда сатылачак.

Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов балаларның социаль яктан зәгыйфь категорияләренә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады: "Учётта торучы балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар, инвалид балалар өчен "Заря" һәм "Камский Артек" лагерьларына бушлай юлламалар бирелгән. 386 мең 965 сумлык акча муниципаль бюджеттан бирелде".

2024 елда республика бюджеты хисабына авыр тормыш хәлендә калган 130 бала бушлай ял иткән.

Җәйге лагерьларда МХО да катнашучыларның гаиләсеннән 387 бала ял иткән, стационар лагерьларда - 232 бала, мәктәп яны лагерьларында - 150 бала, ә палата лагерьларында 5 бала ял иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International