Татарстанга 13 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр 17 Россия Герое киләчәк, алар мәктәпләрдә һәм лагерьларда батырлык дәресләре үткәрәчәк. Алар Казан шәһәре, Алексеевск, Арча, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Саба, Чистай районнарында гы кадер мәктәпләрендә булачаклар.
Россия геройлары Казандагы НАТО трофей техникасы күргәзмәсенә барырга һәм Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга планлаштыралар.
Россия Геройлары арасында лейтенант Александр Леваков һәм ефрейтор Алексей Неустроев белән танк экипажы составында чын батырлык күрсәткән Татарстан егете Рәсим Баксиков бар.
Шулай ук проектта Татарстаннан Россия Герое Иван Жарский да катнаша.