15 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Татарстанда туган телдә укытучылар арасында ТР территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруга конкурс узды. Конкурс Татарстанда яшәүче халыкларның этномәдәни һәм рухи үсешенә ярдәм итү, Россия җәмгыяте нигезләре буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, гомумроссия граждан һәм Татарстан тәңгәллеген ныгыту максатларында уздырыла.
Конкурс 2 этапта оештырылды: муниципаль һәм республика күләмендә, анда 1000нән артык педагог катнашты.
Конкурсның республика этабына гомуми белем бирү оешмалары укытучыларыннан 131 гариза кабул ителгән. 73 гариза - татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан, 31 - предмет укытучыларыннан, 12 - башлангыч сыйныф укытучыларыннан, 15 - туган (чуваш, удмурт, мари, мордва) тел укытучыларыннан. Шулай ук республика этабында туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 126 укытучы катнаша. Татар телендә - 114, чуваш телендә - 8, удмурт телендә - 3 һәм мордва телендә - 1 укытучы.
100 укытучы һәм 100 тәрбияче туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектны гамәлгә ашыруга 50 мең сум күләмендә бүләкләү алачак.
Конкурс турында мәгълүмат түбәндәге адреслар буенча урнаштырылган: https://mon.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-proektov-sredi-pedagogov.htm
https://mon.tatarstan.ru/doshk_konkurs.htm