Казанда «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәтен үстерү контекстында патриотик тәрбияләү аспекты» дип исемләнгән VI Милли фәнни-гамәли конференция булды. Чарада Үзәк, Урал һәм Идел буе федераль округларыннан «Юнармия» төбәк бүлекләре җитәкчеләре, Юнармиянең Мәскәү Баш штабы вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының җирле отрядлары командирлары катнашты.
Конференциядә яшь армиячеләрне армиягә әзерләүнең бердәм программасын, "ЮНАРМИЯ.ПОЛИГОНЫ" проектын, ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә цифрлы технологияләр куллану мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук яшьләр хәрәкәтен алга җибәрү өчен социаль челтәрләрне һәм заманча технологияләрне куллану турында фикер алыштылар. Моннан тыш, катнашучылар мәгариф учреждениеләре һәм "Юнармия" оешмасы арасында эш секцияләре кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләрен карады.
"Юнармия" Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы Александр Бородин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта оешма сафларына 54 мең бала кергән, 1211 отряд һәм 49 җирле штаб төзелгән.