2024 елның 11-17 ноябрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «IQ югары лигасы» республикакүләм профильле сменасы үткәрелде. Смена кысаларында биология, рус теле һәм Ватанны саклау кебек дисциплиналар буенча белем бирү һәм күнегүләр үткәрелде.
Уку-тренировка җыеннарына республика муниципаль районнарыннан Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының төрле этапларында катнашучы 113 җиңүче һәм призер килгән иде.
Җыеннарда катнашучылар өчен сайлап алынган юнәлешләр өлкәсендә 2024-2025 уку елының мәктәп укучылары олимпиадалары этапларына теоретик һәм практик әзерлеккә юнәлтелгән зур уку программасы әзерләнгән. Укулар «Дуслык» ООК аудиторияләрендә һәм КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында үткәрелде.