Бөтендөнья сыйфат көнендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Сыйфатлы продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләр үсешенә зур өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү узды.
Дипломнар белән стандартизаторлар, метрологлар, сынау лабораторияләре коллективлары һәм республика вузларын тәмамлаучылар билгеләп үтелде.
Быел дүрт юнәлеш буенча Татарстан предприятиеләреннән, оешмаларыннан һәм уку йортларыннан 100 дән артык гариза бирелгән. Җиңүчеләр - 10 предприятиедән метрология өлкәсендәге белгечләр, стандартлаштыру өлкәсендә - республиканың 8 предприятиесе вәкилләре. сынау лабораторияләре конкурсында 5 сынау лабораториясе җиңде, шулай ук республиканың өч вузын тәмамлаучыларның 6 диплом эше билгеләп үтелде.