«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында катнашучылар «Потомки Менделеева» химия лицеенда булдылар

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында катнашучылар «Потомки Менделеева» химия лицеенда экскурсиядә булдылар. Форум 16 ноябрьдә Казанда башланды. Икенче көнне Татарстан бизнесменнары Менделеевский районына бардылар, анда алар район предприятиеләренең алдынгы тәҗрибәсе белән таныштылар.

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителгәнчә, химия лицейда кунакларны мәгариф учреждениесе директоры Евгений Ямщиков каршы алган һәм уку йорты буенча экскурсия үткәргән.

Лицей 3 нче мәктәп базасында оештырылган. Ул робот техникасы, химия, физика, биология буенча цифрлы лабораторияләр белән җиһазландырылган. Уку кабинетларында шулай ук интерактив панельләр урнаштырылган. Әлеге уку йортына кергәндә Face ID җайланмасы белән идарә торган уникаль куркынычсызлык системасы да монтажланган.

Кунакларга шулай ук башка мәктәпләр, бакчалар һәм заводлар турында да сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International