ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Югары мәктәп укытучылары көне белән котлавы

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле югары белем бирү учреждениеләре укытучылары, хөрмәтле коллегалар!

Сезне чын күңелдән Югары мәктәп укытучысы көне белән котлыйм. Бу бәйрәм безнең илдә 2021 елдан башлап, Россия галиме, укытучы һәм остаз Михаил Васильевич Ломоносовның туган көнендә билгеләп үтелә. Яшь бәйрәм булса да инде традициягә керде һәм бөтен югары мәктәпнең укытучылар корпусы өчен танылу алды.

Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең әһәмиятле фән һәм югары белем бирү үзәге. Сез- профессорлар, укытучылар, югары мәктәп хезмәткәрләре, республика һәм ил киләчәгенә эшләүче талантлы профессионаллар, республикабызның фән һәм югары белем бирү өлкәсенең алтын фонды.

Бүген Татарстанда югары уку йортларында профессорлар-укытучылар составыннан җиде меңнән артык хезмәткәр эшли - алар белем бирүнең яңа программаларын, яңа эш алымнарын үзләштерүче, фәнни проектларны гамәлгә ашыручы һәм теләсә нинди бурычларны хәл итүче бердәм югары профессиональ коллектив.

Кадерле коллегалар, югары мәктәп укытучылары! Тырыш хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, энтузиазмыгыз, үз һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Республикада югары белем бирү системасына үз гомеренең иң яхшы елларын биргән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарыбызга да рәхмәт белдерәбез.

Барыгызга да алга таба уңышлар, тынычлык , сәламәтлек телим!


 

Министр И.Г. Һадиуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International