Россия Юстиция министрлыгында 2024 елның 18 ноябрендә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2020 елның 2 сентябрендә расланган, урта һөнәри белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертә торган приказы теркәлгән.
Документта 1 марттан да соңга калмыйча кабул итү комиссиясе уку йортының рәсми сайтында һәм мәгълүмат стендында мәгълүмат урнаштырырга тиеш диелә.
Көллият һәм техникумнарга гаризаларны көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку формаларына кабул итү 1 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "2020 елның 2 сентябрендәге боерыгы белән расланган урта һөнәри белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында" 457 номерлы боерыгына 2024 елның 28 октябрендә кул куелды.
Документ 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була.