Россия мәгариф оешмаларында Бөтенроссия психология атналыгы старт алды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

18 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр илнең мәгариф оешмаларында Бөтенроссия психология атналыгы уза.

Психология атналыгы кысаларында социаль психология мәсьәләләрен, мәгариф оешмасының уңайлы социаль-психологик климатын формалаштыру закончалыкларын өйрәнүгә, басым ясауны профилактикалауга, аны булдырмауның гамәли инструментларын куллануга, балалар коллективларының бердәмлеген күтәрүгә аерым урын бирелә.

Педагог-психологларга чаралар, тренинглар, уен дәресләре сценарийлары белән методик киңәшләр эшләнгән.

Алар мәгариф оешмалары җитәкчеләренә, аларның урынбасарларына, педагог-психологларга, социаль педагогларга, сыйныф җитәкчеләренә һәм психология атналыгын оештыруда катнашучы башка педагогик хезмәткәрләргә файдалы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International