Казанда «Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы» милләтара яшьләр форумы эшли башлады

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

15 ноябрьдә Казанда «Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы» XI республика милләтара яшьләр форумы эшли башлады. Форумның тантаналы ачылышы Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узды.

Форум эшендә Татарстан халыклары ассамблеясе составындагы Татарстан милли-мәдәни берләшмәләренең яшьләр оешмалары лидерлары, шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшләүче Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе вәкиллекләре катнаша.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Яруллин Линар Данилович сәламләде һәм чит ил студентларының рус теле, тарихы, законнары, гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләрен өйрәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Форумның төп максаты - Татарстан Халыклары Ассамблеясенең булган проектлары турында сөйләшү, яшьләрнең үзара бәйләнешен ныгытуда заманча технологияләр турында белемнәрне арттыру һәм проект эшчәнлегендә өстәмә күнекмәләр булдыру.

Беренче Республика милләтара яшьләр форумы "Халыкларның дуслыгы – Татарстан байлыгы" 2013 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International