25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр "ВПРАВЕ" II Бөтенроссия хокук диктанты узачак. Акциягә 12 яшьтән 18 яшькә кадәр булган укучылар һәм көллият студентлары кушыла ала, дип хәбәр итә оештыручылар.
Диктантта катнашу өчен проект сайтында теркәлергә, мәгълүматны шәхси кабинетта тутырырга һәм”Диктантлар” бүлегендә "Диктант 2024"не сайларга кирәк.
Акция ике форматта узачак - онлайн һәм офлайн. Диктант язучылар җыелган баллар санын күрсәтеп, сертификат алачак.
Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның максаты – яшьләрдә законга хөрмәт ныгыту һәм гражданнар җаваплылыгын үстерү.