15-16 ноябрь көннәрендә К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында кадет белемен гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмалары арасында “АЛГА-2024” республика хәрби-спорт уеннары узды. Катнашу өчен Татарстан мәгариф оешмаларыннан «кадет мәктәбе», «кадет интернат-мәктәбе», «кадет корпусы» махсус исемнәре белән 8 команда килде
Уеннарны ачу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Саба районының территориаль идарәсе вәкилләре, Саба районының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары катнашты. Икшермә кадет интернат-мәктәбе кадрлары үзләренең иҗади чыгышларын күрсәттеләр. Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү ярышларына аерым игътибар бирелде: «Дрон-рейсинг» (БАС пилотсыз очкыч аппаратлары белән идарә итү)
Бу хәрби-спорт уеннарында катнашучылардан физик әзерлекне генә түгел, техника белән эшли белүне дә таләп итә торган заманча юнәлеш.
Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында «АЛГА» Республика хәрби-спорт уены өченче тапкыр уза. Бу ярышлар катнашучыларның дисциплинасын, чыдамлыгын һәм ихтыяр көчен үстерүгә ярдәм итә.
Әлеге чара «Мәгариф» милли проектының «Патриотик тәрбия» федераль проекты максатларына туры килә.