Мәгариф министры Сергей Кравцовның Югары мәктәп укытучысы көне белән котлавы

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле коллегалар!

Педагогик югары уку йортларының бөтен профессор-укытучылар составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Без , 19 ноябрь- бөек рус галиме Михаил Васильевич Ломоносовның туган көнендә, Югары мәктәп укытучысы көнен билгеләп үтәбез.

Бу көн - сезгә рәхмәт сүзләре әйтергә, хезмәтегез өчен хөрмәт белдерергә тагын бер сәбәп. Нәкъ менә укытучылар илебезнең киләчәген формалаштыруда мөһим роль уйный. Сез студентлар өчен остаз буласыз, һәм сезнең үрнәк яшь буынны үз талантларын ачарга, яңа белемнәргә омтылырга илһамландыра.

Бүгенге көндә, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы барлык 37 педагогик югары уку йорты да укытучылар әзерләү белән шөгыльләнә.

Кадерле укытучылар! Барыгызга да сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм иминлек телим. Сезнең тырышлыгыгыз җимешләр бирсен, ә с эшегез һәрвакыт сезгә илһам чыганагы булсын.
 

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International