КФУ студентлары «Мин-профессионал» олимпиадасында катнашуга 3 меңнән артык гариза биргән

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

«Мин - профессионал» бөтенроссия олимпиадасының VIII сезонының теркәү кампаниясенә йомгак ясалды. 48 көн эчендә катнашуга 185 мең кеше 71 предмет буенча гариза биргән: реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәдән алып робототехникага кадәр.

Теркәлүне бер яки берничә юнәлеш буенча узарга мөмкин иде. Казан университетының 1071 студентыннан 3078 гариза кергән. Алар арасында популяр треклар: «Реклама и связи с общественностью», «Языкознание и литературоведение», «Журналистика», «Востоковедение: китаеведение, корееведение, японоведение», «Креативные индустрии», «Педагогическое образования (основное)».

Проект дипломантлары өстәмә бонуслар ала, алар арасында - мәгарифнең киләсе баскычына ташламалы керү, шулай ук медалистлар өчен 300 мең сумга кадәр акчалата премия.

Олимпиаданы оештыручылар: «Мин - профессионал» студентлар олимпиадаларын оештыручылар ассоциациясе, «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО, (РСПП) эш бирүчеләр гомумроссия берләшмәсе , 33 әйдәп баручы югары уку йорты һәм 700 дән артык Россия компаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International