Татарстанның мәктәп укучылары, туган телләр буенча олимпиадада катнашып, ташламалар алырга мөмкин, дип хәбәр итә аны оештыручылар. Чара 2024/2025 уку елында укучыларының Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы кысаларында “Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының федераль олимпиадасы” проекты буенча уздырыла.
Олимпиада 54 профиль буенча уздырыла һәм РФ һәм БДБ илләренең 66 субъектын колачлый. Чараларны гамәлгә ашыруга Россиядә 36 алдынгы югары уку йорты һәм кызыксынучы оешма җәлеп ителгән. Олимпиадада катнашучыларның дипломнары дүрт ел көчендә булачак. Анда 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Олимпиаданың беренче, дистанцион этабы 11 ноябрьдән 11 гыйнварга кадәр уза. Платформада гаризалар кабул итү бер көнгә иртәрәк тәмамланачак.