География буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы алдыннан укыту-тренировка җыеннары

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2024 елның 18 ноябреннән 23 ноябренә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге»ндә укыту-тренировка җыеннары уза.

Уку-тренировка җыеннарына Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Тәтеш, Тукай, Ютазы муниципаль районнарыннан, Чаллы шәһәреннән һәм Казан шәһәреннән 7-11 нче сыйныф укучыларыи килгән иде.

Дәресләрдә укучылар лекцияләр тыңлыйлар, топография, геоморфология, социаль-икътисадый һәм физик география һәм Җир турында фәннәрнең башка юнәлешләре өлкәсендәге географик биремнәр чишәргә, төрле мәгълүмат чыганаклары белән эшләргә өйрәнәләр.

Уку-тренировка җыеннары вакытында мәктәп укучылары белән Казан федераль университетының профиль институтлары укытучылары шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International