Татарстанның 13 студентлар театры «ПРЕМЬЕРА» фестивалендә катнашачак

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

ТР студентлар һәм яшьләр театрларының «Премьера» I ачык телефестиваленең икенче турына чыккан югары уку йортлары һәм ссузларның 13 иҗат коллективы финалга әзерләнәләр һәм "Созвездие - Йолдызлык" театры сәхнәсендә репетицияләр ясыйлар.

26-29 ноябрь көннәрендә коллективлар жюри әгъзаларына үз спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Спектакльләргә барлык теләүчеләр чакырыла, спектакль графигы белән проектның социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

30 ноябрьдә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булачак. Фестиваль Гран-при иясе билгеләнәчәк, төп приз- спектакльне «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе төшерәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, "Премьера" фестивале профессиональ дәрәҗәдә студентлар театрларының сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк.

Чара  “Мәгариф” милли проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International