Бүген Казанның 51 нче номерлы мәктәбе укучылары интернет эчендә нинди кукынычлар бар һәм телефон мошенниклары корбаны булмасын өчен үз-үзеңне ничек тотарга икәнен белделәр. «Простая электронная подпись в сети» темасы буенча дәрес "Цифрлы ликбез" бөтенроссия мәгариф проекты ярдәмендә узды.
Дәресне ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов үткәрде.
Балалар министрлыкның эше һәм Татарстанда цифрлы сервислар үсеше турында белделәр.
Шул ук вакытта алдалауларның һәм челтәрдә янауларның яңа схемалары барлыкка килә. ТР саннар министрлыгы интернетта киберкуркынычсызлык һәм мәгълүмати системаларны киберһөҗүмнән яклау өчен җавап бирә.
Дәрес махсус җиһазландырылган компьютер классында узды. Мәктәп «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Санлы белем бирү мохите» федераль проекты ярдәмендә заманча техника алды. Класс тулысынча ноутбуклар белән җиһазландырылган, анда интерактив такта бар.