Казан мәгариф хезмәткәрләре йортының яңа бинасын ачу киләсе елның язына планлаштырыла. Бүген ремонт эшләре бара торган бина Подлужная урамында "УРАМ" экстрим-паркы белән "Елмай" балалар паркы арасында урнашкан. Ул республикада мондый төрдәге бердәнбер учреждение булачак. Анда тәрбиячеләр һәм укытучылар һөнәри осталыкны арттыра, мәгариф ветераннары һәм тәҗрибәлерәк коллегалары тәҗрибәсен үзләштерә, актуаль проблемалар турында фикер алыша алачак.
Элек авария хәлендә булган бинада төзелеш-ремонт эшләре бара. Объектта 21 кеше һәм ике махсус техника эшли. Мәйданы 950 кв. метр булган бинада конференцияләр залы, педагоглар өчен иҗади лабораторияләр, күп функцияле актлар залы, рекрутинг-үзәк, студияләр, төрле эш зоналары каралган. Казан үсеш институты эскиз проектын эшләде.
Яңа йорт конкурслар үткәрү һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен гомумшәһәр мәйданчыгына әвереләчәк. Чараларда мәгариф проблемалары, шул исәптән ата-аналар белән дә, фикер алышырга, яшь укытучыларның мәгариф ветераннары белән очрашуларын үткәрергә мөмкин булачак.