21-23 ноябрьдә Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәттә бушлай «БиЮ» дискотекалары узачак. Үз сет-листлары белән республиканың популяр диджейлары, шулай ук диджеинг курсларында укыган яшүсмерләр чыгыш ясаячак. Программада - иҗади мастер-класслар, команда уеннары һәм башкалар. Бу хакта “Татар-информ”га “Беренчеләр хәрәкәте” Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Түбән Камада дискотека 21 ноябрьдә 17 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр «База» креатив индустрияләр үзәгендә, Яр Чаллыда 22 ноябрьдә 18 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр «Шатлык» яшьләр үзәгендә, ә Әлмәттә 23 ноябрьдә 17-20 сәгатьләрдә «Фабрика» яшьләр үзәгендә узачак.
Чарага керү бушлай, алдан теркәлү буенча.