Татарстан югары уку йортында беренче ана һәм бала бүлмәсе ачтылар

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында Татарстан югары уку йортында беренче ана һәм бала бүлмәсен ачтылар.

Казан энергетика университетында балалар өчен уен зоналары җиһазландырылган, анда балаларны белгечләр караячак, диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

Барлыгы ике бүлмә булачак, берсендә күкрәк балалары өчен кирәкле бар җиһазлар һәм төрү өчен өстәл урнаштырганнар. Икенчесендә кече мәктәп яшендәге балалар өчен уен зонасы булачак.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International