20-23 ноябрьдә Свердловск өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында Татар мәгърифәте көннәре узды.
Әлеге чараның максаты - төбәк территориясендә яшәүче татар халкының мәдәни-мәгариф үсешенә ярдәм күрсәтү өлкәсендә алдынгы педагогик һәм идарә тәҗрибәсен өйрәнү кысаларында Татарстан белән Свердловск өлкәсе арасында тотрыклы һәм озак вакытка исәпләнгән ике яклы элемтәләрне үстерү.
Делегация составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире ТР Мәгариф һәм фән үсеше институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, 4 нче Яр Чаллы урта мәктәбе директоры Айрат Әсәенов, Казанның Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе директоры Әлфия Галиева, Казанның Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Рамил Абдуллин. Әлеге чараны уздыруның максаты - Свердловск өлкәсендә этномәдәни белем бирү торышын өйрәнү, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мәгариф оешмалары директорларына һәм укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.
22 ноябрь көнне Татарстан Республикасының даими вәкиллегендә “Туган татар телен саклау проблемалары” темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Свердловск өлкәсе Мәгариф үсеше институты вәкилләре, төбәк муниципаль округларының мәгариф идарәсе органнары башлыклары, Свердловск өлкәсе туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары катнашты.