Татарстан Россия төбәкләренең фәнни-технологик үсеш милли рейтингында быел Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урынны алды. Мәгариф өлкәсендә иң мөһим казанышлар турында 2024 елда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләделәр.
"Яхшы нәтиҗәләр нигездә аспирантура эшен яхшырту, инновацион активлык үсү, тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә республика һәм җирле бюджетларның эчке чыгымнарын арттыру белән тәэмин ителде", - дип хәбәр итте министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Мәктәп укучыларының казанышларына килгәндә, БДИ нәтиҗәләре буенча 366укучы йөз баллы нәтиҗәгә иреште.
2023/2024 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, 244 укучы җиңүче һәм призер булды.
Татарстан укучылары шулай ук халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Казанның 131 нче лицеен тәмамлаган Александр Ромашовка Халыкара Менделеевск олимпиадасында алтын медаль, Казанның 2 нче интернат-лицееның унберенче сыйныф укучысы Гимран Абдуллин информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады.