Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән 2025 ел башында "Казан" батальонының 291 полк сугышчылары балалардан хатлар һәм Яңа ел бүләкләре салынган посылкалар алды.
"Якташларымның батырлыклары белән горурланам һәм махсус рәхмәт сүзләрен бу Яңа ел йөген әзерләүдә һәм китерүдә катнашкан барлык оешмаларга да җиткерергә телим, - дип уртаклашты "Татар-информ" журналисты белән гуманитар ярдәм оештыручыларының берсе, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова.
Ул билгеләп үткәнчә, балалар бүләкләре һәм хатлар МХО сугышчылары өчен зур әһәмияткә ия. "Балалар посылкаларын әзерләүдә "Экоелка - 2024" яңа ел уенчыклары конкурсында җиңүчеләр катнашты. Фронтовиклар өчен балалар хатлары һәм бүләкләре - иң кыйммәтле бүләк. Алар аны күкрәк кесәсендә саклыйлар.Эшләнмәләрне талисман кебек рюкзакка беркетәләр", - диде Ольга Павлова.