Гомумән алганда, Татарстаннан 80 бала Яңа ел сменалары вакытында "Артек" һәм "Орленок" балалар үзәкләрендә ял итәчәк. «Артек» халыкара балалар үзәгенә 31 декабрьдә башланган Яңа ел сменасына Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Яшел Үзәннән 50 бала киткән.
Смена Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү тирәсендә төзелгән. Татарстанлылар Ватан көненә һәм Гаилә елына багышланган чараларда, шулай ук күңелле колядкаларда һәм спорт уеннарында катнашачаклар.
"Иң мөһим сөйләшүләр" Раштуа циклы ялган һәм чын, мәхәббәт һәм иҗат, гаилә һәм Ватан турында ачык диалог оештырырга тиеш.
"Орленок" бөтенроссия балалар үзәгендә яңа ел сменасы 8 гыйнварда башлана. Анда Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга, Баулы һәм Арчадан З0 бала барачак.
Смена программасы Россиядә яшәүче халыкларның күптөрлелеге, аларның телләре һәм мәдәни үзенчәлекләре, локаль традицияләр турында яшүсмерләрнең белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Программада катнашу нәтиҗәләре буенча һәр яшүсмер сертификат алачак, төрле конкурсларда җиңүчеләрне грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләячәк.
Татарстан балалары ел саен федераль һәм халыкара балалар үзәкләре сменаларында актив катнаша.