Дмитрий Чернышенко һәм Сергей Кравцов Россия укучыларының олимпиадаларда катнашуларына йомгак ясадылар

2025 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Россия укучыларының халыкара олимпиадаларда катнашуларына йомгак ясадылар. 2024 елда җыелма командаларда катнашучылар 42 бүләк яулаганнар: 31 алтын, 9 көмеш һәм 2 бронза.

Төп халыкара олимпиадалардан тыш, Россия Федерациясе җыелма командалары төрле илләрдә, көндезге һәм онлайн-форматларда узган халыкара интеллектуаль ярышларда да катнашып 61 медаль яулаганнар(36 алтын, 21 көмеш һәм 4 бронза)

Россия командаларының җитәкчеләре илебезнең әйдәп баручы мәктәпләре һәм югары уку йортлары педагоглары: Санкт-Петербургның 239 нчы номерлы Президент физика-математика лицее, Мәскәү физика-техник институты, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ программа инженериясе югары мәктәбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International