Россия югары уку йортлары яңа югары белем бирү системасына 2026 елның 1 сентябреннән күчереләчәк. Бу хакта РИА Новости РФ Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
"Барлык Россия университетларын югары белем бирүнең яңартылган системасына күчерү 2026 елның 1 сентябреннән планлаштырыла. Күрсәтелгән срокка Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тиешле норматив хокукый актлар әзерләячәк һәм раслаячак ", - диелгән ведомство хәбәрендә.
Яңа система нигезендә, РФдә "бакалавр" төшенчәсе юкка чыгачак. Моның урынына студентлар база яки махсуслаштырылган югары белем ала алачак. Магистратура сакланачак, ләкин үзгәрәчәк.